Бүген Кадыбаш авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг үтте .Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгә, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә өйләнгән. Коточкыч сугышка безнең авыл җирлегеннән400 дән артык якташыбыз киткән һәм аларның бары тик 226 сына гына туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булган.Ул вакытта, моннан 74 ел элек, тыныч тормышта яшәүче кешеләргә үз җирләрендә яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Сугыш чоры ул – кайгы һәм дан еллары. Шөкер, безнең халык ул еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү-берни алыштыра алмаслык югалтулар, күп язмышлар бәясе белән яулап алынды.
Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз.. Янәшәдә булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)