Ринат НИЗАМБИЕВ, Биектау авылы:
– Безнең өчен, чын мәгънәсендә, кызу эш көннәре хәзер. Сабантуйдан соң печәнгә төштек. 14 гектар мәйданга чәчелгән күпьтеллык үлән бик куе булып төшкән быел. Башта аны чаптык. Көннәр кызу булгач, печән бик тиз кибә, җыеп өлгер генә. Әле ярый, печән әзерләргә техникабыз үзебезнеке. Беренче көннәрне печәнне тюкларга салган идек, хәзер рулонлыйбыз. “ГАЗ-53“ машинасы белән көненә өчәр машина “шакмак“ ташырга туры килде. Рулоннарны да ташып кына өлгер. Менә узган якшәмбедә генә дә 64 рулон ясап алып кайттык. Авылдашларыбызның пай җирләрен дә алган идек. Аның өчен авыл халкына елның-елында печән, ашлык, салам бирәбез. Быел да бер пай җире өчен икешәр рулон печән өләшеп чыктык. Үзебездән арткан печәнне сатарбыз дип уйлап торабыз. Печән өсте әле ай ахырларына кадәр дәвам итәр, мөгаен. Аннан комбайнны ремонтларга кирәк. Чөнки ашлык та өлгереп килә инде. Арпа, бодай уңар быел дип көтәбез. Әлеге басуларга караган саен күңел сөенә дә, әрни дә. Их, кайчан гына ул кырларда әтиебез дә гөрләтеп эшләп йөргән иде бит. Быелгы муллыкны күреп ничек шатланыр иде. Бик сагынабыз, юксынабыз әтиебезне...
Динар МУЛЛАНУРОВ, Кичкетаң мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, (телефон аша):
– Без Әгерҗедән ун яшьтәшем белән Кара диңгез буенда, Анапаның “Витязь“ дәвалау-савыктыру комплексында ял итәбез. Бирегә килү белән отрядларга бүлделәр. Һәр көнне отрядлар арасында төрле ярышлар, бәйгеләр оештырыла. Бер көн икенчесенә охшамый. Әйтик, бер көнебез төрле милләтләрнең җыр-биюләрен өйрәнеп узса, икенче көнне үзебезне төрле спорт чараларында сыныйбыз. Баскетбол, волейбол буенча ярышлар узды. Шулай да безгә иң ошаганы – Кара диңгездә су коену, кызыну... Монда шундый рәхә-ә-әт! Көненә 4-5 тапкыр бик тәмле итеп ашаталар. Биредә бик матур, бөтен җирдә чәчәкләр. Экскурсияләргә алып баралар. Шулай да мин Кичкетаңны, әти-әниемне, апамны бик сагындым инде. Хәзер бармак белән саный-саный кайтыр көннәрне көтәм. “Әни өйдә миннән башка нишли, ул кадәр малны ничек берүзе карый икән?“ – дип тә уйлыйм. Мин – өйдә әнинең уң кулы бит. Кайтырыма күп калмады инде, тиздән өйдә булырмын. Дусларыма, якыннарыма диңгез буеннан кайнар сәламнәр юллыйм.
Илназ ГӘРӘЕВ, Әгерҗе–Киров өлкәсе (телефон аша):
– Узган атнада, ниһаять, мин солдат каешы будым. Рухи яктан үземне солдат тормышына күптәннән әзерләгәнгәдер, китүе авыр булмады. Узган чәршәмбедә дусларым, якыннарым катнашында озату кичәсе булды. Әгерҗе хәрби комиссариатыннан безне башта Казанга алып киттеләр, аннан поезд белән Киров өлкәсенә. Поездыбыз Әгерҗе аша узды. Минем белән күрешергә вокзалга әнием, дусларым килгән иде. Менә шулай тагын бер кечкенә озату кичәсе булып алды Әгерҗе перронында.
Хезмәт итәчәк бүлеккә килеп җиттем инде. Мин хезмәт итәчәк бүлектә дә Татарстаннан егетләр бик күп. Беренче көннәрдә үк безгә солдат формасы, телефон бирделәр. Телефон аша аралашып торгач, бик сагындырмый да. Мин кечкенәдән футбол, хоккей уйнадым, спорт белән шөгыльләндем. Ә физик яктан яктан чыныккан булу солдат өчен бик тә мөһим икән ул. Менә шулай акрынлап солдат тормышына, биредәге режимга ияләшермен дип уйлыйм. Әлегә көннәр сизелми дә уза. Бер елы да шулай бик тиз үтеп китәр, мөгаен. Дусларымның, якыннарымның озату кичәсендә: “Киләсе елда шушы вакытта исән-имин күрешкәнгә кадәр!“ дигән сүзләре һәрчак исемдә. Нәкъ җырдагыча, “бер кыш, бер көз, бер яз хезмәт итәрмен дә кайтырмын, көтегез мине“. \
Источник: Агрызские вести