Әгерҗедә кибетләр арта

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Әгерҗе шәһәренең үзәк урамнарында кибетләр яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек артып кына тора.

Узган атнада “Пятерка“ сәүдә үзәгенең беренче катында “ПЯТЕРОЧКА“ ачылса, бүген К. Маркс урамының аскы өлешендә элекке тимер юл пекарнясы урынында “МАГНИТ“ның тагын бер кибете ачылды. Кибет хуҗалары бу атна ахырында Вольный Труд авылында ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен  узачак  бәйрәмгә күчтәнәчләр бүләк итәчәкләрен әйтеп сөендерделәр.



Источник: Агрызские вести
Просмотреть: ФОТОРЕПОРТАЖ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International