Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар

2015 елның 30 июне, сишәмбе

Татарстан синоптиклары республика территориясендә давыл булуы турында кисәтү таратты.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, бүген республикада көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән яшенле көчле яңгыр һәм боз явуы, шулай ук 19-24 м/с (27 м/с тизлектә) җил булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International