Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015-2017 елларда ТР да крестьян-фермерлык хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” төбәк конкурсында җиңүчеләргә грантлар алу өчен сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
Беренче транш грантының гомуми күләме 103 млн сум тәшкил итте. 60 млн сум күләмендәге икенче транш көз күчереләчәк. ТР авылларында кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен финанс күләме элеккечә 70х30 күләмендә кала.
Бу юлы конкурста Татарстан крестьян-фермерлык хуҗалыкларыннан 40 тан артык хезмәткәр җиңүгә иреште, аларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов грант алу өчен сертификатлар тапшырды.
М.Әхмәтов үз чыгышында, Татарстанда төрле юнәлештәге 1100 дән артык гаилә фермасы бар, дип билгеләп үтте. Хәзер тагын 100 дән артык терлекчелек объекты төзелә. “Бу кадәр гаилә фермасы Россиянең бер генә төбәгендә дә юк”, - дип билгеләп үтте министр.
Премьер-министр урынбасары игътибарны республикада мини-гаилә фермалары (5-7 савым сыеры асраучылар) буенча кабул ителгән тагын бер программага юнәлтте. Мондый производстволарга авыр икътисади шартларда эшчәнлек алып бару җиңелрәк, чөнки алар мобиль, дип саный министр.
Терлекчелек фермасы хуҗасы барлык мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен якында яшәргә тиеш, дип саный аграр ведомство башлыгы. “Хуҗаның үз предприятиесеннән 250 км ераклыкта яшәве авыл хуҗалыгы производствосын үстерүне куркыныч астына куя”, дип фикерен белдерде М.Әхмәтов. Шуңа күрә киләчәктә Татарстанда авылларда кече гаилә предприятиеләрен үстерүгә төп игътибар биреләчәк.
Быел шундый хуҗалыкларны үстерүгә 360 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла, аның 345 млн сумын сыер асраучы шәхси хуҗалыклар (һәр сыерга 3 мең сум) һәм 15 млн сумын кәҗә асраучылар алачак. Һәр кәҗәгә 1 мең сум бирелә. Шәхси хуҗалык хуҗалары бу акчаларны печән һәм фураж алу өчен сарыф итә ала.
Моннан тыш, шушы көннәрдә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләсе хәл ителде. Рөстәм Миңнеханов шул хакта резолюция имзалады, дип белдерде М.Әхмәтов. Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә 400 млн сум чамасы акча бүлеп бирү планлаштырыла.
ТР агросәнәгать комплексының эре хуҗалык алып баручыларына килгәндә, аларга узган еллардагы кебек ышаныч юк. Андый эшмәкәрләр кырлар мәйданын кыскарттылар. Шул сәбәпле, савым сыерлары баш саны кимеде. Хәзер вазгыятьне төзәтергә һәм шәхси хуҗалыкларга, мини-фермаларга һәм башка хуҗалыкларга күбрәк игътибар бирү вакыты җитте.