Өй туйларына Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге эшлекле комиссия, Ямурза һәм Татар Шаршадысы авылларында булып, аларда төзелүче күпфункцияле үзәк һәм мәктәп-бакчадагы эшләр белән якыннан танышты. 

Ямурзада Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге “СтройГрад“ ширкәте,   Шаршадыда Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “Строй-Гигант“ ширкәте төзүчеләре эшне срогында һәм сыйфатлы итеп башкаруга зур тырышлык куялар. Ямурзада бинаның тирә-ягын тәртипкә китерү буенча да эш башланган инде. Бу эшләрдә авыл халкының ярдәме зур, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.  

Шаршады авылы халкы да яңа мәктәп-бакчаның ачылуын түземсезлек белән көтә. Аның тирә-ягын тәртипкә китерүгә һәр ата-ана үз өлешен кертергә әзер, – ди балалар бакчасы мөдире Гөлия Мурзанаева. 

Әлеге объектларда төзелеш эшләрен 1 августка тәмамларга планлаштырыла. Ә 12 августта биналарны ачу тантанасына Республика Лидеры Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.

 

 

Источник: Агрызские вести

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International