V чакырылыш ТР Дәүләт Советының IX утырышы башланды

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бу минутларда V чакырылыш ТР Дәүләт Советының IX утырышы үз эшен башлап җибәрде.

Президиум көн үзәгенә 44 мәсьәлә керткән иде, шул исәптән ТР законнарының 7 проекты, 30 федераль закон проекты һәм РФ субъектларының закон чыгару органнарының инициативалары. Утырыш башында ТР Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм ТР Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова көн тәртибенә тагын берничә мәсьәлә кертергә тәкъдим итте. Шул рәвешле, үзгәртелгән көн тәртибе 54 мәсьәләдән гыйбарәт.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында йомгаклау утырышында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары катнаша.

6 закон проекты беренче укылышта каралачак, алар арасында “Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында”, “Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау”, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”, “2015 нче елга, 2016 һәм 2017 нче еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”, “2015, 2016 һәм 2017 нче еллар планлы чорына ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында” кебекләре бар.

Шулай ук, депутатлар, вәкаләтләре срогы тәмамлану белән бәйле рәвештә, ТР Кеше хокуклары буенча, ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтлеләрне сайлап кую турындагы мәсьәләне караячак.

Хөкүмәт сәгате кысаларында ТР Министрлар Кабинетының Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдимс итү буенча күп функцияле үзәкләр эшчәнлеген оештыру турындагы мәгълүматын тыңлау планлаштырыла.

Утырыш башында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев ТР җәмәгать судьясы вазифасына тәкъдим ителгән кандидатлар белән таныштырды. Шул рәвешле, Әтнә суд районы буенча – 1 нче суд участогына Тимур Шәйхиев, Балык Бистәсе районы буенча 1 нче суд участогына Миләүшә Галимова, Бөгелмә шәһәре суд районы буенча 4 нче суд участогына Алена Наумова, Казан шәһәре Вахитов районы буенча – 5 нче суд участогына Илһам Кәлимуллин 5 елга ТР җәмәгать судьясы булып билгеләнде. ТР Лениногорск районы буенча – 1 нче суд участогына Виктор Ключников җәмәгать судьясы вәкаләтләрен 10 ел башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International