Татарстанда ел саен савымчылар бәйгесе уздырыла. Быел аны 21-22 июльдә “Ак Барс – Питрәч” агрофирмасы оешмасы базасында үткәрергә җыеналар.
Бәйгедә катнашу өчен үз районнарында җиңү яулаган иң көчле савымчылар гына җыелачак. Бәйгене оештыручылар җитәкчеләрне дә тик тотмаска исәпли: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлеге башлыклары өчен сөт җитештерү, терлек үстерү юнәлешләре буенча аерым конкурс оештырылачак.Әгерҗе районыннан әлеге бәйгедә “Нәүрүз“ ширкәтенең “Исәнбай“ бүлекчәсе сыер савучысы Фәзилә Газизова катнаша.