Татарстан мөфтие Иж-Бубыйга килә

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Алдан хәбәр иткәнчә, бу шимбәдә районыбыз мөселманнары изге Саклау җиренә җыенга җыелырга тиеш иде. 

Әмма көн дә яуган яңгырлар нәтиҗәсендә Саклау мәчетенә илтә торган юл начар хәлдә. Шуңа күрә мөселманнар җыенын быел 120 еллык юбилеен каршыларга җыенучы Иж-Бубый мәчете территориясенә күчерергә мәҗбүр булдылар. 

Районыбыз мөселманнарының бу зур форумына Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүе дә көтелә. 

Иж-Бубыйда 25 июльдә сәгать 10да башланачак мөселманнар җыенына барлык кардәшләребезне дә чакырабыз, – ди районыбыз имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International