Урын әгерҗелеләргә дә җитәчәк

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Райондашлар арасында бу көннәрдә су төрләре буенча Дөнья чемпионаты баргач, Казан Сабан туена читтәгеләрне кертмиләр икән дигән ялгыш фикер йөри. “1 августта Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак Казан Сабан туенда һәркемгә урын җитәчәк“, дип хәбәр итте Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева.

Бәйрәм тамашалары сәгать 11дә башлана. Быелгы Сабан туе Казанның 1010 еллыгына багышлана. Бик күп сәхнә йолдызлары чыгышы, 200ләп көрәшче катнашында зур бәйге көтелә. Сабан туе сәгать 3тә Ипподромга күчә. Биредә ат чабышларыннан тыш, татар эстрадасы артистлары чыгыш ясый.

Кыскасы, башкала Сабан туена барырга җыенучы әгерҗелеләр өчен дә Казан Сабан туе капкалары ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International