Әгерҗе бәйрәм итә

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Туган Әгерҗебез шәһәрен тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме көнендә үткәрү матур гадәткә әверелде. Быел тимерьюлчылар шәһәре көне 1 августта – бу шимбәдә үткәрелә.

Бәйрәм тамашасы көндезге сәгать 2дә Мәдәният сарае каршындагы мәйданда башлана. Программада:

14 сәгатьтә – бәйрәм котлаулары, алдынгы тимерьюлчыларны, шәһәребезнең танылган шәхесләрен хөрмәтләү;

17 сәгатьтә – заманча урам биюләре фестивале;

19 сәгатьтә – Ижауның “Старая крепость“ төркеме чыгышы;

21 сәгатьтә – дискотека;

23 сәгатьтә – бәйрәм салюты.

Мәйданда балалар мәйданчыклары эшли. Сезне Әдәби мәйданчыкта да кызыклы чараларга көтәләр.

Бу көнне Боз сараенда тимерьюлчылар призына хоккей, стадионда район башлыгы призына футбол матчы да үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International