Бу сорауга җавап бик күп әгерҗелеләрне кызыксындыра. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Роман Альчиковтан без дә “Әгерҗедә халыктан җыелган үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылачак?“ дип сорадык.
– Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләрдән 946 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Бу сумма менә нинди эшләргә бүленде:
– 306 мең сум – ике мөселман зиратына;
– 140 мең – христиан зиратына;
– 200 мең сум – карт, корыган агачларны кисүгә;
– 300 мең сум – шәһәр урамнарын яктыртуга.
Бераз соңрак һәр тармакка күпме акча бүленгән шул суммага Хөкүмәттән дә һәр бер сумына дүрт сум өстәлеп акча керәчәк. Бу акча да әлеге эшләргә тотылачак.