Татарча яңа радио эшли башлады

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

ТМТВ татар музыкаль телеканалы интернет челтәрендә эшли торган веб-радио ачты.

Башка радиолардан аермалы буларак, радиода алып баручы да, тапшырулар да, реклама чыгарылышлары да булмый. Анда бертуктаусыз тәүлек буе татар җырлары яңгыраячак.


– Әлеге радио,махсус проектыбыз, без аны мобиль телефоннар, андроидлар, айфоннар өчен кушымта итеп ясадык. Шулай ук аны безнең сайт http://tmtv-online.ru аша да тыңлап булачак. Максатыбыз – телевизор экраннары янында булмаганда да тамашачы белән бергә калу һәм татар эстрадасы музыкасын популярлаштыру, – дип сөйләде TMTV теканалының баш режиссеры Лилия Кадырова.

 

ТМТВ радиосын Play market аша TMTV RADIO дип эзләп, телефонга күчерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International