Татарстан премьер-министры урынбасары – Әгерҗедә

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Әгерҗегә эшлекле визит белән Татарстан премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев килде.

 

Казан кунагы сәфәрен Әгерҗедә Фәнил Шагиевның “Ризалит“ кибетләре челтәреннән башлады. Биредә ул ассортиментның бай булуына басым ясады.

Аннан “Яшьлек“ паркы төзелешен карады. Алдагы тукталыш “Пограничный“ кибетендә булды. Биредәге сатучылар күрше Удмуртиядә күп кенә товарларның арзанрак булуын, шуңа күпләрнең күрше республика кибетләренә йөрүләрен билгеләп үттеләр.

Бу сүзләрнең хаклыгына инану өчен, Вәсил Шайхразиев Кече Пурганың “Красное, белое“ кибетенә дә барды. Соңгы тукталыш Әгерҗедә райпоның 20нче кибетендә булды.

Аннан премьер-министр урынбасары район хакимиятенең актлар залында авыл җирлекләре башлыклары белән зур киңәшмә уздырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International