Казанда бу атнада Су спорты буенча дөнья чемпионаты тәмамлана. Әйе, зарыгып көтеп алынган спорт бәйрәме күз ачып йомганчы узып китте. Казан шәһәре соңгы көннәрдә дөнья матбугатында күп тапкырлар яңгырады. Ә аннары ни булыр? Тагын нинди вакыйгалар үзәгендә кайнаячакбыз? Шул сорауларга Казан мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда тәфсилләп сөйләде.
- Казан үзгәрде, ул инде хәзер провинциаль шәһәр түгел, – дип башлады сүзен җитәкче. – Соңгы елларда узган спорт чараларына әзерлек барышында безнең халык та үзгәрде. Килгән һәркем казанлыларның кунакчыллыгын, көләч йөзле, позитив кәефле булуын ассызыклап үтә. Әлеге Чемпионатны гына мисалга алсак та, таксистлардан башлап эре һәм вак бизнес вәкилләренә кадәр берләшеп зур бәйрәмгә әзерләнде бит. Әйтергә кирәк, бу Чемпионат һәр спортчының, һәр туристның күңелендә уелып калыр, һәм монда Казанның яхшы әзерлеге дә зур роль уянаячак.
Чыннан да, берничә ел элек булган Казан белән хәзерге шәһәр арасында аермалар бик күп. Әлбәттә, Универсиада мирасы да эшкә җигелде. Нәкъ менә Студентлар уеннарына төзелгән инфраструктура, спорт корылмалары, кунакханәләр Су спорты буенча дөнья чемпионатының камил дәрәҗәдә узуына турыдан-туры йогынты ясады да инде. Юл киселешләре, спорт объектлары, туризм юнәлеше эшчәнлекләре инде җайга салынган. Шәһәрнең яшеллеккә күмелүен дә аерым билгеләп үтәргә кирәк. Мондый әзерлек белән Казан теләсә кайсы дөньякүләм чараны кабул итәргә әзер.
- Чемпионат узгач та кул кушырып утырырга җыенмыйбыз, - дип раслый бу фикерне Илсур Метшин. - Спорт чараларыннан тыш Казанны, Татарстанны дөнья аренасында танытырлык башка зур чаралар да бар бит: төрле икътисадый һәм сәяси форумнар, саммитлар, шул ук концерт-тамашалар. Әлбәттә, Олимпиаданы да истән чыгармыйбыз. Без югары максатлар куеп эшләргә күнеккән, шуның өчен киләчәккә зур өметләр баглыйбыз.
Сүз уңаеннан, нәкъ менә киләчәкне күздә тотып, шәһәр мэры Чемпионатның ябылу тантанасында катнаша алмаячагын да белдерде. Баксаң, Татарстан делегациясе ул вакытта 2019 елда WorldSkills Эшче профессияләр арасында Дөнья чемпионатын Казанда уздыру хокукын алыр өчен “ярышачак”. Бразилиядә хәл ителәчәк вакыйгада Париж, Брюссель кебек шәһәрләр белән көрәш булачак.
Тик Казан өчен әле җитешмәгән яклар да бар бит. Иң беренче чиратта, күп тамашачылар сыйдырышлы концертлар залы кирәк икәнлеген Илсур Метшин да таный. Шуның өчен якын киләчәктә ким дигәндә 5000 кеше сыйдырышлы мәйдан төзелүен көт тә тор!
Шәһәр чит илләрдә танылган саен, аның туризм юнәлеше дә үсеш кичерә. Быелгы Чемпионат кысаларында гына да Казанга 100 000 турист килүе көтелә.
- Без әзерләгән барлык экскурсион маршрутлар да килгән кунаклар арасында популярлык казанды. Казаннан читтә булган Зөя һәм Раифа белән дә кызыксынучалар байтак. Ераграк булганга, Болгарга гына сәфәрләр аз, - дип әйтә Казан башкарма комитетының Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Евгения Лодвигова.
Туристлар берәр шәһәргә килгәч сувенир алмыйча китәме соң инде? Су спорты буенча дөнья чемпионаты кунаклары бигрәк тә татар халкының милли аяк киеме - чүәкләрне бик ошаткан, иң күп сатып алынган товар да шул икән.
Спорт бәйрәменең төп каһарманнары – спортчылар. Мәгълүм булганча, Татарстаннан да әлеге Чемпионатта 12 спортчы чыгыш ясый. Шулардан иң күбе ватерполчылар иде. Кызганыч, “иде”, дип әйтәсе генә калды, чөнки Россия командасы ярышлардан төшеп калды.
- Нишлисең инде, спортта көчлеләр җиңә, - диде бу уңайдан Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров.