Пенсия фондлары ярык тагарак алдында калдырмагае

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Россиянең Үзәк банкы дәүләтнеке булмаган берничә пенсия фондын лицензиясез калдырган. “Газета.RU” хәбәр итүенчә, шушы фондларда 1 миллионга якын граждан үзләренең пенсия акчаларын саклаган.


Шул сәбәпле, кешеләр 10 миллиард сумга кадәр акчасын югалтырга мөмкин. Иминиятләштерү программасы буенча халык бары тик үзләре тарафыннан кертелгән түләүләрне генә кире алырга мөмкин, ә акчаларның табыш өлеше исә компенсацияләнмәячәк. Белгечләр әйтүенчә, соңгы арада дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына янаган куркыныч тагын да арткан.

Пенсия белән тәэмин итү һәм иминиятләштерү эшчәнлеген алып барып, лицензиясез калган дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары арасында «Адекта-Пенсия», «Уралоборонзаводский», «Солнце. Жизнь. Пенсия», «Защита будущего» һәм «Солнечное время» кебекләре бар.

Хәзерге вакытка кадәр икътисади базарда мондый очраклар булмаган. Әйтергә кирәк, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары үз эшләрен 2002 елда пенсияне мәҗбүри рәвештә иминиятләштерүче буларак башлап җибәргән.

 Банкларга килгәндә, лицензиядән мәхрүм ителгәннән соң, кешеләргә акча түләү процессы җайланылган. Ләкин  моңа кадәр дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының шуның кадәр күләмдә лицензиясез калу очрагы булганы юк иде әле. Шуңа күрә компенсацияләрне түләү техник күләмдә ничек башкарылачагын әйтүе кыен. Үзәк банкта да акчалар һавадан төшми бит. Инде күптәннән пенсиянең җыелма өлеше турындагы проблемалар хакында әйтеп киленде. Менә беренче “җимеш”ләре дә күренә башлады, – дип хәбәр итә “Газета.Ru”га Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясенең Социаль анализ һәм фараз кылу институты директоры урынбасары Юрий Горлин.
 
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: элек дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары Россиянең эре ширкәтләре карамагында иде. Шул сәбәпле, алар бу активлар өчен ниндидер дәрәҗәдә җаваплы булган. Ә хәзерге вакытта исә дәүләтнеке булмаган һәрбер пенсия фонды диярлек, башка кулларга күчеп, исемнәрен алмаштырган.

Хәер, белгеч фикеренчә, бүгенгә әлеге проблема күп кешегә кагылмаячак. Чөнки, беренчедән, пенсионерларның саны аз, аннан соң дәүләтнеке булмаган фондлардан  пенсиянең тупланма өлешен алучы кеше дә алай ук күп түгел. Әйтергә кирәк: аның белән бары тик 1967 елдан соң туганнар гына файдалана ала.

Хәзерге вакытта шушы биш фондта пенсия акчаларын саклаган кешеләр дәүләт компаниясенә (ВЭБка) күчерелә. Аннан соң алар үз акчалары өчен башка дәүләтнеке булмаган идарә компаниясен дә сайлап ала алачак.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының милли ассоциациясе фикеренчә, Үзәк банкның мондый карары – пенсия җыелмалары системасын гарантияләү эшен башлап җибәрү юнәлешендәге мөһим адым. Исегезгә төшерәбез: ел ахырына кадәр дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары гарантияләү системасына кереп бетәргә тиеш. Бу, үз чиратында, фондлар мәҗбүри җыелмалар белән эшләү хокукын алачак дигән сүз. «Адекта-Пенсия», «Уралоборонзаводский», «Солнце. Жизнь. Пенсия», «Защита будущего» и «Солнечное время» – боларның берсе дә әлеге системага кермәгән булган.

Бүгенгә гарантияләү системасы реестрына дәүләтнеке булмаган 29 пенсия фонды кергән. Алар пенсия тупланмаларының 85 процентын яки 978 миллиард сумны туплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International