Әгерҗенең иң оста автоледиен сайладылар

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бәйгедә 12 гүзәл зат катнашты. Алар теория буенча белемнәрен күрсәтү белән бергә, фигуралы йөрү осталыкларын да тәкъдим иттеләр. Ике тур нәтиҗәләре буенча I урынга Әгерҗедән Эльнара Шиабетдинова, II урынга Любовь Тарасова, III урынга Алина Санникова лаек булды. Аларга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 

Эльнара Әгерҗе автоледилары данын 21 августта Казанда узачак бәйгедә яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International