Лагерьга 6–12 яшьтәге 30 бала йөрде. Балаларны мәчетебездә Әлмәт шәһәрендәге мәдрәсәне тәмамлаган Рөстәм хәзрәт каршы алып, көннәрен матур вәгазьләр белән башлап, Ислам шәригатен аңлатып, гакыйдә дәресләрен, Коръән сурәләрен өйрәтте. Шулар белән генә тукталып калмыйча, һәркөнне кызыклы уеннар да оештырдыү Балалар лагерьга бик теләп йөрделәр. Лагерьның соңгы көннәрендә төрле бәйгеләр оештырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урын - Ганиева Камилә, 2нче урын – Газизова Әдилә, 3нче урын – Мухгалина Гөлзияләргә билгеләнде һәм бүләкләр бирелде. Киләчәктә дә мәчет ишекләре һәрчак ачык торсын, мөселман лагерьлары оештырылсын. Балаларыбыз ислам динен дәвам итүче булсалар иде.Әмин.