Ишегалды, бакчадагы аллы-гөлле чәчәкләр күзне иркәли. Иртә яздан лалә, нәркизләр чәчәк аткан. Хәзер роза, бархатцы, агератум, сальвия, канәферләр – шау чәчәктә.
– Сәгатьләр буе үзем тудырган шушы матурлыкка сокланып йөрим. Чәчәкләр белән сөйләшәм. Алар җанны иркәлиләр, – ди Әнсәрия ханым.
Вакытларын кызганмыйча, әнә шулай, бакчаларында могҗиза тудыручы Мирзалиф–Әнсәрия Харасовлар чәчәкләр дөньясында бик матур гомер кичерәләр.