Ел бакчасы билгеләнде

2015 елның 7 августы, җомга

Бүген Әгерҗенең 8нче балалар бакчасында “Ел бакчасы – 2015“ бәйгесе узды. 

 

Финал турында 6 балалар бакчасы катнашты. Бәйгедә катнашучылар үз осталыкларын өч турда тәкъдим иттеләр. Болар – “Минем туган бакчам“, “Могҗизалар әйләнгече“ һәм проблемалы ситуацияне чишү. Барлык тур нәтиҗәләре буенча I урынга 9нчы, II урынга 4нче, III урынга 8нче балалар бакчалары лаек булды.  Аларга 26 августта укытучыларның традицион  конференциясендә грантлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International