Комбайнчыларның кәефләре күтәренке

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Ул сәфәрен Кадыбаш һәм Иске Эсләк амбарларының эше белән танышудан башлады. Ике амбарда да эш яхшы оештырылган. Кадыбашта ашлык чистартуга мәктәп укучылары да җәлеп ителсә, Иске Эсләктә бу эшне үз көчләре белән башкаралар. 

Аннан Дилүс Гатауллин Иске Эсләк басуларында булды. Биредә әлегә нибары ике комбайн эшли. Шуның берсендә – Көчектән тәҗрибәле комбайнчы Нияз Хуҗин, икенчесендә – Кадыбаштан Айрат Исмәгыйлев. Әле беренче елын гына эшләсәсә дә, тәҗрибәтле комбайнчылардан калышмый ул. Комбайнчылар көненә 12шәр бункир ашлык суктыралар. Арыш гектарыннан 22 центнер чыга. 

Исәнбай басуларында исә 7 комбайн эшли. Биредә дә комбайнчыларның кәефләре күтәренке. Исәнбай басуларында уңыш бераз югарырак – гектарыннан 24 центнер чыга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International