Балалар катнашындагы аварияләр белән ничек көрәшергә?

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

Балалар катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләренә каршы көрәш шактый актив баруга карамастан, бу өлкәдә алга китеш әллә ни зур түгел.


Машина йөртүчеләр дә, балалар да гаепле


Татарстанның ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның җиде аенда республикада балалар катнашында барлыгы 250 авария теркәлгән. Нәтиҗәдә, 9 яшүсмер һәлак булган. Әлеге очракларның күбесе Татарстанның Түбән Кама, Лаеш, Чистай районнарында килеп чыккан.


- Һәлак булган балаларның 7се – җәяүлеләр булса, 1се – скейтта һәм тагын 1се велосипедта булган. Гомумән, агымдагы елда велосипедтагы балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны шактый еш теркәлә. Агымдагы елда велосипедтагы яшүсмерләр катнашында килеп чыккан аварияләр саны 25 булды, - дип белдерә Татарстан ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте куркынычсызылыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов.


Әйтергә кирәк, юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җәяүле балалар катнашында килеп чыга. Шунысы мөһим, әлеге үсмерләрнең 53,5 проценты авария вакытында ата-анасы белән булган.


Татарстанның ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елда машина салонында махсус балалар утыргычы булмаган 13 мең йөртүче ачыкланган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар да юк түгел – аларның гомуми саны быел 8 меңгә җиткән.


Балалар йөртә торган автобуслар ничек эшли?


Хәтерләсәгез, май аенда Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан балаларын утырткан автобус белән килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасе күпләрне тетрәндергән иде. Әлеге хәлдән соң, республика прокуратурасы спорт мәктәпләрендә балаларны күчерү белән бәйле законның үтәлешен тикшерү буенча махсус эшчәнлек башлап җибәрде. Бактың исә, әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә шактый гына хокук бозу очраклары ачыкланган икән. Алар буенча прокуратура вәкилләре барлыгы 56 карар чыгарган: 30 рәсми зат дисциплинар җаваплылыкка тартылса, судларга барлыгы 19 дәгъва җибәрелгән.


- Хокук бозуларның күбесе автобусларда балалар өчен махсус утыргычлар булмау, тахограф, аптечка һәм янгын сүндерү җайланмаларына ихтыяҗ белән бәйле. Кайсыбер йөртүчеләр исә балаларны күчергәндә рәхсәт ителгән тизлекне арттырган өчен штрафка тартылды, - дип ассызыклыйлар җаваплы идарәчелектә.


Спорт мәктәпләренә аерым тукталсак, «Касатка», «Приволжанка», «Олимп» һәм «Ракета» спорт мәктәпләрендә шәһәрара рейслар өчен гади рейс автобуслары кулланылганлыгы ачыкланган. «Савиново», «Ак Барс», «Ракета», «Олимп» спорт мәктәпләрендә исә яшь спортчыларны күчерү өчен законсыз рәвештә акча җыйганнар.


-  Прокуратура катнашыннан соң мондый тәртипсезлекләргә чик куелды, - дип белдерәләр Татарстан прокуратурасында.


Гомуми саннарга килгәндә, агымдагы елның алты аенда Татарстанда барлыгы 2 112 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 215 кеше һәлак булган, тагын 2 596сы исә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International