Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Минтимер Шәймиев “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә старт бирде
2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Яңа уку елы һәр бала өчен бәйрәмгә әверелергә тиеш. Белем көне малайлар-кызлар хәтерендә якты, матур булып истә калсын өчен, ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе үткәрелә. Матди хәле нинди булуга да карамастан, бер бала да яшьтәшләре янында үзен ким итеп тоярга тиеш түгел бит.
11 августта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе
Минтимер Шәймиев
Болгарда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты. Спас муниципаль районы бу проектны беренче тапкыр гамәлгә ашыра.
- Балаларыбыз белем алырга тели, без алар турында кайгыртырга тиеш. Быел беренче тапкыр Спас районында шундый бәйрәм оештырыла. Хәзер илдә вәзгыять шактый катлаулы. Әмма Татарстанда глобаль кризис артык сизелми. 2013 елда Универсиада үткәрдек, Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты да узып китте, хәзер Татарстанда эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия булдык. Зур тырышлык бәрабәренә генә без икътисади яктан көчле булып калачакбыз, - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Быел акция тугызынчы тапкыр үткәрелә. Узган 8 елда акция ярдәмендә 176 мең 652 балага 163 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Былтыр гына да Татарстанда 36 мең 148 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән. Хәйрия акциясе кысаларында 17 меңнән артык укучыга мәктәп кирәк-яраклары белән булышканнар, шуларның 9 меңнән артыгы – аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малай-кызлар, ятимнәр, инвалид, караучысыз калган һәм ярдәмгә мохтаҗ балалар. Моннан тыш, меңләгән 2-11 сыйныф укучысына да ярдәм күрсәтелгән.
Быелның 1 сентябрендә Спас районында 189 бала беренче сыйныфка бара. Аларның 130ына “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында булышлык күрсәтелә. 2-11 сыйныфта укучылар өстәмә матди ярдәм алачак. Бу максатларга районда 268 мең 960 сум акча җыелган.
Гомумән алганда, быел Татарстанда 39 мең 923 бала беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керә. Аларның 8522се ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук 2-11 сыйныфка баручыларны да игътибарсыз калдырмаячаклар. Мәктәп букчасында, гадәттәгечә, канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар, мәктәп формасы комплекты, ә беренче сыйныф укучылары портфелендә “Болгар һәм Зөя буйлап балалар һәм ата-аналар өчен мавыктыргыч юл күрсәткеч” басмасы да урын алачак. Аны республикабыз тарихын популярлаштыру өчен Татарстан Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, “Зөя утрау-шәһәрлеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее һәм «Татармультфильм» студиясе әзерләгән.
Мохтаҗларга ярдләм итү һәм изге гамәлләр кылу – татарстанлылар тормышының аерылгысыз өлеше, ә “хәйрия” сүзе инде республикабыз дәүләт сәясәтенә әверелде. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда күркәм гадәткә әверелгән проектларны берсе. Ел саен республикада меңнән артык предприятие һәм оешма, 500дән артык коммерцияле структура һәм 300дән артык шәхси эшмәкәр әлеге проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертә.
www.intertat.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
2026 ел башыннан Татарстан Республикасының 429 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды
7
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасында рәсми рәвештә «Кадрлар резервы» республика проектының 16 нчы сезоны ачылды
Проектта катнашуга быел республиканың 35 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 750дән артык гариза кергән
6
апрель, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз