ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Әгерҗедә

2015 елның 14 августы, җомга

Безнең районга Илдар Фатихов билгеләнде. Кичә Илдар Фатихов безнең районда булып китте. Ул үзәк хастаханә, поликлиника, акушерлык бүлеге, көндезге стационар эше белән якыннан танышты, һәр авыруның тарихын өйрәнде. 

СТ Сәламәтлек саклау министрлыгының төп бурычы – республикада, шул исәптән районнарда, үлем очракларын киметү. Шуңа Илдар Разинович авыруларны үлемгә китерүче чир төрләренә аерым тукталып, тирән анализ ясады. Ул Әгерҗе табиблары алдына үлем очракларын киметү, диспансеризация вакытында һәркемне җентекләп тикшереп, тиз арада Казан, Чаллы хастаханәләренә җибәрү бурычын куйды. 

Киләчәктә мондый очрашулар квартал саен булачак. 

Уртак тырышлык белән ел ахырына үлем очракларын киметүгә ирешеребез дип ышанам, – диде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International