Татарстанга яңгырлар килә

2015 елның 14 августы, җомга

Ләкин иртәгә – 14 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Якын көннәрдә бездәге һава торышына антициклон тәэсир итәчәк икән. Шунлыктан, иртәгә көндез көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга җиткән көчле җил булу мөмкинлеге дә фаразланыла.


Һава температурасы төнлә – 12-17, көндез 22-27 градус җылы булачак.

 

Шимбәдән башлап, яңгырлар ешая, яшеннәр күзәтелә. Һава температурасы да төшәчәк: төнлә – 7-12, көндез исә 17-22 градустан артмый. 

Якшәмбегә яңгырлар барлык районнарда диярлек явачак. Яшен булу ихтималы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International