Красный бор мәчете – иң матур мәчетләрнең берсе

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Аллаһ йорты Красный бор участок хастаханәсенә бару юлында иң матур урында урнашкан. Мәчете дә гадәти генә түгел: бик матур тәрәзәләр уелган, манарасы да төсле кирпечтән. Мәчетнең диварлары күтәрелеп беткән, түбәсе дә ябылып бетү алдында. Тик финанс кытлыгы гына чабудан тартып тора. 

Бәлки, изге эшкә үз өлешен кертергә теләк белдерүчеләр табылыр. Андыйларга без бик тә рәхмәтле булыр идек, – диләр Аллаһ йортын төзүдә башлап йөрүчеләр.

Башлап йөрүчеләргә  килгәндә, алар күпләр. Рәшит Мөхәммәтдинов, Габделбәр Муллахмәтов, Җәүдәт Гыйльфанов, Фәйзелхак Рәфыйков, Яхъя Ишиков һәм башкалар – мәчет юлыннан кайтып та кермиләр диярлек. 

Шулай булмый ни?! Безнең иң зур хыялыбыз бит ул авылыбызны мәчетле итү – диләр кардәшләребез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International