Мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

Бәйрәмгә быел укырга барачак 476  беренче сыйныф укучысының 100гә якыны чакырылган иде. Ә гомумән алганда, быел районның оешма-предприятие җитәкчеләре әлеге акция кысаларында 200дән артык балага  500 мең сумнан артыкка уку кирәк-яраклары алганнар. Ә “Агро-Кама“ ширкәте әлеге оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка укырга барачак балаларына уку кирәк-яраклары тутырылган бик матур портфельләр бүләк итеп сөендерде.  167 балага 261 мең сумлык әйбер алган әлеге ширкәт.  Ринат Ханбиков  җитәкчелегендәге “Газпром  межрегионгаз Казань“  җәмгыяте быел да районга әлеге акцияне уздыруга 30 мең сум матди ярдәм күрсәткән. 

Чарада катнашкан район башлыгы Валерий Макаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин игелекле җитәкчеләрглә олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бәйрәмнән бер генә укучы да бүләксез кайтып китмәде: аларга шарлар һәм баллы бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International