Әгерҗе туристлары унынчы тапкыр җыела

2015 елның 21 августы, җомга

Әлеге слет та тәүге юбилеена килеп җитте. Быел аны Әгерҗедә унынчы тапкыр уздырачаклар. 

Алдагы слетлар бик күңелле уза иде. Иртәдән кичкә кадәр командалар төрле ярышларда үзләрен сыныйлар, табигать кочагында тәмле ризыклар әзерлиләр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтәләр. Быел слетта ГТО нормаларын тапшыруны да кертергә планлаштырабыз, – ди спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов. 

Программада:

Сәгать 11дә – слетны ачу, “Визитка“ конкурсы;

Сәгать 12дә – туристик маршрут буенча биремнәрне үтәү;

Сәгать 1дә – пешекчеләр бәйгесе;

14.30 сәгатьтә – волейбол, футбол, гер ыргыту, эстафета;

16 сәгатьтә – аркан ыргыту;

16.30 сәгатьтә – туристик җыр;

17 сәгатьтә – слет җиңүчеләрен бүләкләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International