Район башлыгы тимерьюлчылар белән очрашты

2015 елның 21 августы, җомга

Аннан Валерий Макаров һәр программа турында аерым сөйләде. 

Болар – авария хәлендәге йортлардан күчерү, торак төзелеше, капиталь ремонт һәм башка шундый мөһим социаль  программалар. Аларның һәркайсы тормышыбызны, яшәешебезне тагын да югарырак баскычка күтәрүгә юнәлтелгән.  Бу программалар сезгә, ягъни тимер юлларда хезмәт куючы өч меңнән артык райондашыбызга да кагыла, – диде ул. 

Очрашуда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин соңгы вакытларда республикабызда ирешелгән  уңышларга тукталды.  

2019 елда Татарстанда һөнәр осталыгы буенча Дөнья чемпионаты узачагы республикада эшче һөнәренә игътибар тагын да артачагы турында сөйли. Тимерьюлчылар арасында да эшче һөнәргә ия булучылар күп. Димәк, тимерьюлчыларның авторитеты тагын да югарырак булачак, – диде халык илчесе. 

Аннан очрашу әңгәмә формасында дәвам итте. Тимерьюлчылар җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. Шәһәрдә юл төзелеше, урамнарны яктырту, җыештыруга кагылышлы сораулар аеруча күп яңгырады. Валерий Макаров аларның берсе дә игътибарсыз калмаячагына ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International