Әгерҗе ветераны олуг юбилеен хастаханәдә каршы алды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә яшәүче тыл һәм педагогика ветераны Мөнзилә Гайсинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Сәламәтлеге нык кына какшап китү сәбәпле, ул бүген Әгерҗе үзәк хастаханәсендә савыгу куослары үтә. 

 

Педагогика ветераны хезмәт юлын 1943 елда, урта мәктәпне тәмамлау белән, 74нче мәктәптә (хәзерге 2нче мәктәп) башлый. Яхшы укучы буларак, аны башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр.Мәктәптә эшләп берникадәр тәҗрибә туплаганнан соң ул читтән торып институт тәмамлый һәм математика укытучысы булып күчә.   

Бөтен гомерен 2нче мәктәптә эшләүгә багышлаган педагогика ветеранын әлеге мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин да котлады. Юбилярны тәбрикләргә күршеләре, танышлары килгән, Новосибирскидан, Германиядән кызлары кайткан иде. Мондый хөрмәтләүләрдән юбилярның күңеле тулды, ул үзен зурларулары өчен кат-кат рәхмәт укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International