Көчек балалар бакчасына нибары 8 сабый йөри

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Көчектә узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров балалар бакчасы һәм район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре алдына “Сабыйлар бакчага йөрергә тиеш“ дигән бурыч куйды.

 

Балалар бакчасында бүгенге көндә нибары 8 бала тәрбияләнә. 10 сабыйны әти-әниләр бакчага йөртмиләр. Менә шуның сәбәпләрен ачыкларга, һәр әти-әни белән шәхси сөйләшергә әмер бирде район башлыгы. 

 Көчектә узган җыенда авыл башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов авылны киләсе елга “Чиста су“ программасына кертүләрен сорап мөрәҗәгать итте. 

– 60нчы еллардагы су торбалары бик нык тузган һәм су теләсә каян бәреп чыгарга мөмкин, – диде ул. 

Шулай ук авылдагы 25 тополь агачын кисү бурычы да куелды. Авыл яшьләре “кичтән спорткомплексны ачсыннар иде“ дигән теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International