Бөгелмәдә узган мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Валерий Макаровка 22 урынлы “Форд“ автобусы ачкычын тапшырды.
Әлеге автобус Девәтернә мәктәбенә бирелде. Ә республикада мондый автобуска 30 мәктәп лаек булды.