Белем көне белән, хөрмәтле райондашлар!

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран педагоглар, әти-әниләр, кадерле балалар! Ихлас күңелдән сезне Белем бәйрәме  белән котлыйбыз.

 

1 сентябрь һәр гаилә өчен якын һәм кадерле. Мәктәп еллары иң якты, иң күңелле, иң матур хатирәләре белән безне гомер буе озата бара. Без һәммәбез дә кайчандыр тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнбез, зур тормышка шуннан аяк басканбыз. 1 сентябрьне аеруча түземсезлек белән көтеп алучы, тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап керүче беренче сыйныф укучыларына кызыклы, мавыктыргыч белем илендә уңышлар, ә 11 сыйныфка баручы егет-кызларга нык ихтыяр көче, тырышлык телибез. Укытучыларга, әти-әниләргә сабырлык, түземлек юлдаш булсын. Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!

Быел 481 кечкенә райондашыбыз 1 сыйныфка укырга бара. Шуларның 322се - шәһәр мәктәпләренә, 159ы - авыл мәктәпләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International