Әгерҗедә су чистарту фильтрлары тәкъдим итәләр

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Әгерҗедә Энгельс, Пушкин, Пионерская һәм тагын берничә урамда   халыкка су чистарту фильтрлары тәкъдим итеп йөрүчеләрне күргәннәр. Хакы да шалкан бәясе генә түгел: 13 мең сумга кадәр дигәннәр.

 

– Безнең шәһәрдә эчә торган су барлык таләпләргә җавап бирә. Халык тәмле телле сәүдәгәрләр сүзенә алданмасын, шундый югары хакка су чистарту фильтры сатып алырга ашыкмасын иде,  – дип мөрәҗәгать итә әгерҗелеләргә “Водоканал“ директоры Илдус Шәймөхәммәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International