Әгерҗедә “Имәнлек”тә хезмәт коллективларының туристик слеты үтте. Бәйгедә 11 команда катнашты.
Быелгы турслет гадәти генә түгел, ул 10нчы тапкыр узды. Программага туристик маршрут, спорт ярышлары, аркан тартышу, туристик җырлар бәйгесе кертелгән иде. Командалар шулай ук кулинар осталыкларын да күрсәттеләр. Барлык бәйге нәтиҗәләре буенча I урынга район үзәк хастаханәсе командасы чыкты. II урында мәгариф идарәсе, IIIдә - Эчке эшләр бүлеге командалары.