Исәнбайда ике спорт мәйданчыгы ачылды

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген Исәнбай мәктәбе территориясендә республика Президенты программасы буенча ике спорт мәйданчыгы ачылды.

Аның берсендә балалар тренажерда шөгыльләнә, атынгычларда атына, теннис уйный алалар. Икенчесе исә мини-футбол, волейбол, баскетбол уйнау өчен ясалган. Авыл халкы, мәктәп укучылары Исәнбайга олы бүләк ясаган район җитәкчелегенә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International