Әгерҗедәге сәнгать мәктәбе “Фантазия“ бию-спорт клубына төркем җыя.
5-14 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр, 18 яшьтән өлкәнрәкләр белән Ижаудан килгән хореограф Дмитрий Пермяков шөгыльләнәчәк. Аның матур биючеләре, Удмуртия, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә узган төрле спорт-бал биюләре бәйгеләрендә катнашып, осталыкларын күрсәтәләр. Заниятиеләр уңайлыклары булган хореография залында үтәчәк. Түгәрәккә язылу һәм презентация 8 сентябрьдә кичке сәгать 6да балалар сәнгать мәктәбендә була. Адрес: Әгерҗе, Гоголь урамы, 15.