Халык участок вәкилен бергәләп сайлыйк

2015 елның 11 сентябре, җомга

Участок вәкилләренә халыкның ышанычын арттыру, әлеге хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгы быел да “ХАЛЫК УЧАСТОК ВӘКИЛЕ“ Бөтенроссия конкурсы игълан итте.

 

Полициянең участок вәкиле – халыкка иң якын торган, нинди генә бәла-каза, авырлык килгәндә дә ярдәмгә ашыгучы хокук сакчысы ул. Участок вәкилләре тырышлыгы белән һәр дүртенче җинаять ачыла. 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бәйгедә катнашучыларга 11-20 сентябрьдә сез дә Интернет аша тавыш бирә аласыз. Безнең районнан әлеге бәйгегә ике кандидат – Шаршады, полиция майоры Айдар ӘХМӘТШИН һәм полиция капитаны Руслан ГАЛИӘСКӘРОВ тәкъдим ителде. 

Тавыш бирү өчен Интернеттан “Әгерҗе муниципаль районы порталы“на – сул як колонкада “Хокук саклау органнарына“ – “Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге“нә – “Халык участок вәкиле“ Бөтенроссия конкурсы“на кереп “тавыш бирергә“ басарга кирәк. Аннан теләгән кандидатурагызны күрсәтәсе һәм “җибәрергә“ дигән сүзгә басасы кала. 

Әгерҗе районы буенча полициянең иң яхшы участок вәкилен бергәләп сайлыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International