Быел да алар Мәдәният йортын тутырып килгәннәр иде һәм сорауларны да бик күп яудырдылар. Ә район җитәкчелеге аларны яхшы хәбәрләре белән сөендерергә ашыкты. Хәбәрнең иң беренчесе – Красный борда суны чистарту корылмалары төзүгә кагылышлы. Елның-елында гражданнар җыенында Красный бор халкы үзәкләренә үткән әлеге проблеманы күтәрми калмады. Чөнки күпкатлы йортлардан агучы пычрак суның чистартылмыйча гына Кама елгасына төшүе бернинди кысаларга сыярлык түгел бит.
– Чистарту корылмаларын проектлау эшенә шушы көннәрдә 2 миллион сум акча бүленәчәк. Ә 2016-17 елларда биредә яңа чистарту корылмалары төзергә планлаштырабыз, – диде район башлыгы.
Красный бор мәдәният йорты да өлешчә ремонтланган: керү юлы, цоколь өлешчә төзекләндерелгән, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган, эчке якта да ремонт эшләре башкарылган. Тик эшлисе дә күп әле.
– Ремонт эшен ахырына җиткерү өчен, акча сорап, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Җыенда башка яңалыклар да җиткерелде. Бу хакта “Әгерҗе хәбәрләре“ндә турылак материал дөнья күрәчәк.