Бүген, 13 сентябрьдә,Татарстанның барлык районнарында кебек үк, Әгерҗе районында Бердәм сайлау көне уза. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дә үк үз ишекләрен ачты. Сайлау кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк.
– Сайлаучылар иртәнге сәгатьләрдән үк бик актив. Кәефләре бик тә күтәренке, - ди 475нче санлы “Биектау” сайлау участогы рәисе Гөлнур Красильникова. Сайлаучылар өчен бәйрәм табыны оештырылган, һәркемне кайнар коймак белән чәй эчерәләр.
– Җәмәгатем Виктор белән икебез дә сайлауга сөенә-сөенә килдек. Тормышыбыз яхшы, алга таба да шундый тотрлыклылык булсын иде, - ди Фәридә Сабитова. Әлфрид-Алсу Абзалиевлар да “сайлау көнен көтеп алдык” диләр.
– Гражданлык бурычыбызны да үтәдек, илебезнең киләчәген дә сайладык. Сайлауларга килми калуны без күз алдына да китермибез. Татарстанда яшәп, тормыш шартларыннан канәгать булган хәлдә, ничек үз тавышыңны бирмисең инде, - ди Әлфрид.
– Иртәнге сәгатьләрдән үк халык активлыгы сизелә, биектаулылар сайлауны көтеп алган, – ди сайлау барышын күзәтеп торучы Финәрис Гәрәев та.