Әгерҗе районы электр узелы челтәрендә - яңа җитәкче

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

САДЫЙКОВ Әсгать Дамир улы “Таттелеком“ ААҖнең Әгерҗе районы электр узелы начальнигы итеп билгеләнде. 

 

Әсгать Садыйков Иж-Бубый авылында 1987 елда туган. 2006 елда Казан элемтә электротехникумын, аннан соң читтән торып Идел буе дәүләт телекоммуникация һәм информатика университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Әгерҗе электр элемтәсе узылында электромеханик булып башлый. Армия хезмәтеннән соң аны инженер-электроник вазифасына билгелиләр. 2011 елдан Әсгать Садыйков – начальник урынбасары. Шушы вазыйфаны ул әлегәчә башкарды.

ххх

Моңа кадәр РУЭС начальнигы булып эшләгән Илнур Хәсәнов шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International