Әгерҗедә парк ачылуга әзерләнәләр

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 18 сентябрьдә Әгерҗедә күптән көтелгән вакыйга – “Яшьлек“ паркы ачылачак.

Бәйрәм чаралары кичке сәгать 5тә башлана. Әлегә Әгерҗедә әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Шәһәрнең оешма-учреждение вәкилләре паркта уздырылган өмәләрдә актив катнашалар. Алар парк территориясен тәртипкә китерү, җыештыру, анда китерелгән кара туфракны тарату эшләре белән мәшгуль.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International