Грипптан сакланасың килсә, прививка ясат

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппка каршы вакциналар кайтарыла башлаган. Әгерҗе районына 2100 данә балалар иммунизациясе препараты кайткан.

 

“Авылларда яшәүчеләр прививканы үз фельдшерлык-акушерлык пунктларында, әгерҗелеләр балалар консультациясендә ясата ала“, – диләр табиблар. Тиздән олылар өчен дә вакцина кайтачак. “Грипп башланганчы организмда иммунитет барлыкка килсен өчен, прививканы вакытында ясатырга кирәк“, – дип киңәш бирәләр ак халат ияләре.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International