Әгерҗе районы коммуналь тармагы ягулык сезонына әзер

2015 елның 18 сентябре, җомга

“Район башлыгы Валерий Макаров безнең алга: “Суыклар китереп бәргәч, бер генә фатир, бер генә социаль объектта да туңып утыручылар булмаска тиеш“, дигән катгый бурыч куйды. Бүген ышанып әйтә алабыз: без ягу сезонына тулысынча әзер“.  

“Таткоммунэнерго“ республика җитештерү берләшмәсе“ акционерлык җәмгыятенең Әгерҗе энергорайоны начальнигы Тимур НИГЪМӘТУЛЛИН әнә шулай дип белдерде. Сүз уңаеннан: хәзер Әгерҗедәге күпкатлы йортларны, шәһәр һәм авыллардагы социаль-мәдәни объектларны, мәгариф учреждениеләрен җылылык белән дәүләт карамагындагы нәкъ менә әлеге оешма тәэмин итә. Ул безнең районда 29 июльдән эшли башлады. 

Җылылык сезонына әзерлек барышында 980 метр торба, 11 казан алыштырылды. Ел ахырына кадәр тагын 2 казанны алыштырырга планлаштырабыз, – ди Тимур Ирекович. 

Әлеге оешма карамагында – 91 котельная, шуларның 18е – Әгерҗедә, калганнары – авылларда. Барлык йортларда, котельнаяларда, җылылык трассаларында ягулык сезонына әзерлек барышында юу һәм опрессовкалау эшләре башкарылган. 

Һәр котельная белгечләр белән дә тәэмин ителде, – ди ул.  

“Ә менә “Әгерҗе районында ягу сезоны кайчан башланачак?“ дигән сорауга:

Әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. Чөнки бу турыдан-туры һава шартларына бәйле. Көннәр болай кояшлы, җылы булганда җылылык бирү кирәк тә түгелдер. Ихтыяҗ килеп туган очракта безнең яктан тоткарлык булмаячак, – диде.

Әлеге оешманың үз авария хезмәте дә бар. Җылылык белән бәйле көтелмәгән хәл килеп туган очракта Бердәм диспетчерлык хезмәтенә 24141 телефоны аша шалтыратып, әлеге хезмәттән файдаланырга мөмкин. 

Без үз эшебездә һәрчак район башлыгы Валерий Макаровның ярдәмен тоябыз. Шуңа бу яклап район җитәкчесенә рәхмәтебез зур, – ди  Тимур Нигъмәтуллин. 

Дания  АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International