“Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе кулланучылары игътибарына мөһим хәбәр җиткерә.
Идарә җиткергәнчә, 24 сентябрь – Корбан бәйрәме көнне Татарстанның барлык почта бүлекчәләре дә ял итә. Бүген, бәйрәм алды көнендә – 23 сентябрьдә, республиканың почта бүлекчәләре билгеләнгән режим буенча 1 сәгатькә кыскартылган эш сәгате буенча хезмәт күрсәтә. 25 сентябрьдә почта бүлекчәләре гадәти эш режимына кайта.