Газиз мөселман кардәшләребез, районыбыз халкы!
Сезне мөбарәк Корбан гаете бәйрәме белән тәбрик итәм. Раббыбыз укыган намаз-догаларыбызны, чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны кабул итсен.
Корбан бәйрәме – Аллаhы Тәгалә ярдәме белән шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылып, туганнар, дуслар, күршеләр hәм башка кардәшләребез белән якынаю көне. Мөмкинлеге булган мөселманнар Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу өчен корбан чалу йоласын башкара
Ислам дине – тынычлык дине. Раббыбыз ил-көннәргә тынычлык бирсен, иминлек өчен көрәшүче юлбашчыларга уңышлар, сабырлыклар насыйп итсен. Бар галәмгә хәер-сәгадәт юлласын, кешеләр корбан булмасын.
Зур бәйрәм белән котлап, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә пакьлек, телләребезгә йомшаклык, иманнарыбызга ныклык телим. Бәйрәм рухы hәркемнең күңелен йомшартсын, шатлык-сөенеч китерсен. Күңелләребездә нинди генә изге теләк-ниятләр булса, шуларга бергә ирешергә язсын, белгәннәребез белән изге гамәлләр кылырга насыйп әйләсен. Хаҗ кылучыларга хаҗ савабы, сабырлык бирсен. Бәйрәм мөбарәк булсын!
Татарстан Җөмhүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте әгъзасы, район имам-мөхтәсибе Хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт ГАТИН.