Әгерҗе районы мөселманнары корбан чала

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Быел Әгерҗе районында корбан чалдыручылар аеруча күп. Кечкенә генә Биектау авылында да гаетнең беренче көнендә 12 кардәшебез корбан чалдырды. Әлеге авыл мәчете исеменнән корбан чалынып, авылда яшәүчеләр мәҗлескә чакырылып зурланды. 

Бүген Корбан бәйрәменең икенче көне. Корбанлыкларны әле шимбә көн кояш баеганчыга кадәр чалырга мөмкин. Аллаһының рәхмәтен өмет итеп чалган корбаннарыгыз кабул булсын, мөхтәрәм райондашларыбыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International