Салымны түләр өчен санаулы гына көн калып бара

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

ТРда Федераль салым хезмәте идарәсенең 9нчы районара инспекциясе 2015 елның 1 октябрендә транспорт, милек һәм җир салымнарын түләү вакыты тәмамлануы хакында искәртә.

 

-Салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр тотмаска киңәш итәбез.  Түләүләрне барлык банк бүлекчәләрендә, “Электрон Татарстан” инфоматлары һәм интернеттагы  физик затларның шәхси кабинетлары, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы  аша башкарырга мөмкин. Салымнар буенча нинди дә булса сораулар туса, безгә-райондагы салым бүлегенә  яки салым органының www.r16.nalog.ru  сайтына кереп белешмә алырга да мөмкин. Салымнар түләү буенча квитанцияләр килми калган очраклар булса, шулай ук, тиз арада мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня күләме өстәлеп штраф кәгазьләре киләчәк,-дип кисәтәләр  райондагы салым бүлеге хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International