Апрель аенда “ТАТМЕДИА“ җәмгыяте үзенең басмаларына язылучылар арасында “Иң күп язылучыга – айпад“ дип аталган бәйге игълан иткән иде. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча иң төп приз – айпадка 9048 сумга “Татмедиа“ басмаларына язылган Актаныш районы абунәчесе Рамил Сәләхов лаек булды. Тагын өч катнашучыга фотоаппарат тапшырылды.
Ә безнең районнан Әлфирә Низамова (Исәнбай) һәм Гөлназ Вәлиева (Яңавыл) махсус бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге бүләкләрне абунәчеләребезгә “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясе баш мөхәррире Рәмзия Зарипова чәй табыны артында тапшырды.