Татарстанның база мәктәпләре укытучылары БДИ тапшырачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
"Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары үз предметлары буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, - диде журналистларга республика ТР мәгариф һәм фән министры. - Кайбер районнарда без андый имтиханнар үткәрдек инде, берникадәр тәҗрибә бар. Әгәр укытучы БДИ буенча, ким дигәндә, 40-50 балл җыя алмый икән, ул укучыны ничек әзерли ала?"
Энгель Фәттахов билгеләп узганча, Татарстанда 550 база мәктәп бар, аларда республика укучыларының 85-90 проценты белем ала."База мәктәпләр һәр районда булырга тиеш. Алар мәгариф үзәкләре, анда 80-100 бала укый, параллель класслар, матди-техник база бар, иң мөһиме - сыйфатлы белем гарантияләргә тиешле укытучылар", - диде министр.
Исегезгә төшерәбез: безнең районда 17 база мәктәбе бар. Болар - Әгерҗедәге 4 мәктәп һәм Иж-Бубый, Азево, Бима, Исәнбай, Кичкетаң, Кадыбаш, Кадрәк, Көчек, Күләгәш, Красный бор, Тирсә, Салагыш урта мәктәпләре, Сарсак-Омга лицее.